Гөлинә ШӘЙХИ – Әллә заман, әллә мин үзгәрдем / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

Гөлинә ШӘЙХИ – Әллә заман, әллә мин үзгәрдем / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN

2FAN

1 год назад

670 Просмотров

Әллә заман, әллә мин үзгәрдем -
Усалландым кебек.
Тормышның һәр сынавына
Карыйм хәзер көлеп.

Сыгылмыймын давылда да,
Канат ныгыган!
Үтте инде ул заманнар
Абынып егылган.

Җилләрнең дә (каршысына!)
Барамын атлап.
Яши белмим (җай чыкканча!)
Кемнедер кабатлап!

Кеше сүзе - кешенеке.
Минеке түгел.
Усалланса да, сафлыгын
Җуймады күңел!

Беләм, кемдер тешләгәнгә
Кемдер - тез чүгәр.
Кемдер җанының карасын
Чыгарып түгәр.

Һәм сүгәр. Ә үзенең
Гаебен - аклар.
Соң тамчы сөюен шулай
"мин" диеп таплар.

... Яши белеп яшәмәсәң
Нигә ул яшәү?
Сүзләр тансык бу заманда
Алтындыр дәшмәү!

Әллә заман, әллә мин үзгәрдем!

Гөлинә ШӘЙХИ

Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй!
Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма!
2FAN: https://youtube.com/channel/UC4FJY_8XJw9VZyhV4NTU9sA

Без социаль челтәрләрдә:
Telegram: https://t.me/tatmediajunior
ВКонтакте: https://vk.com/tatmediajunior
TikTok: https://vm.tiktok.com/ZSJ1kcQon/

Синең өчен кызыклы каналлар:
«TATFOOD» https://www.youtube.com/channel/UCsAWvy-kuU-QM7KNVoADgCQ
«УрамДА!» https://www.youtube.com/channel/UCB5eARitO7kUnYlByQkSQ4A
«Күңелле әлифба» https://www.youtube.com/channel/UCcb42uIC6d7Zg7QFJzal5EA
«Ялкын» https://www.youtube.com/channel/UCG0GC_VZeToglfakRKKWEkQ
«Яңа дулкын» https://www.youtube.com/channel/UCu3i8nVo85JJprlxcC7jp5Q
«Бишле шоу» https://www.youtube.com/channel/UCHgWJgc39yOp0xNETwns8fQ
«БуНиБу» https://www.youtube.com/channel/UCc4eMDbU6XnlHz6iQtW2zlw
«СОРА-У»
https://www.youtube.com/channel/UC1_i169gLTqX31EVf_OYQAg
«Булырга тиеш»
https://www.youtube.com/channel/UC_5wulhMs9NKRQ-p5yuCY1g
«Идел» https://www.youtube.com/channel/UCsAP8959dDP5-H2pAS36npQ
«СалаваTIK» https://www.youtube.com/channel/UCdzrXkRA_RklquOecz6TUDA
«Салават күпере» https://www.youtube.com/channel/UCDavMIvcbwQw0b2GKoWha6g
«Сабантуй» https://www.youtube.com/channel/UC4Pg9W9Z4YL3PVKihLart6Q
«Шаукым» https://www.youtube.com/channel/UC4QV3MFaHUPpUwMFErVp7tw

#tatmediajunior

Тэги:

#татарстан #татар #стихи_на_татарском_языке #стихотворение #поэзия #красивые_стихи #авторский_стих #татарча_шигырьлэр #татар_теле #татары #татарские_стихи #татарлар #современные_поэты #стих #прочтение #казан #поэзия_души #стихи_со_смыслом #трогательные_стихи #шигърият #шигырь #видеостих #татарча_видео #татмедиа_джуниор #современные_стихи #казань #республика_татарстан #стихи_про_родину #татарские_поэты #стихи_на_новый_год #новости_татарстана #стихи_про_любовь #шигырь_мэхэббэт_турында
Ссылки и html тэги не поддерживаются


Комментарии: