Идел буе каеннары. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Татар халык кое. Жырнын сузлэре видео астында.

Идел буе каеннары. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Татар халык кое. Жырнын сузлэре видео астында.

Mingazov Azgam

1 год назад

156 Просмотров

#Иделбуекаеннары#музыка#music#татарчагармундауйнау#татарчакойлэр
Мой канал на Дзен- https://dzen.ru/id/62ecebee2364241a92719e04
Мингазов Азгам гармунда уйный./
Идел буе каеннары. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Татар халык кое.

Күпме карасам да, карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар, җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам;
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңартам.

Каеннарның җилдә тирбәлүе
Рәхәт бирә минем күңелгә.
Белмим, күпме туры килер икән
Туган илем буйлап йөрергә…

Баганалы юлдан күз алмыйча,
Моңсуланып тора имәннәр.
Үсмер имәннәрне иркәләргә
Нәзек билле җилләр килгәннәр.

Мин кояшка таба, таңга таба,
Яз түренә таба юл алам;
Гөлләр арасына, үләннәргә,
Үзәннәргә кереп югалам…

Әгәр, сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Тэги:

#идел_буе_каеннары #эхмэт_ерекэй_сузлэре #татар_халык_кое #На_татарском #татарча #татарская_музыка #татарча_гармунда_уйнау #татар_койлэрен_гармунда_уйнау #игра_на_гармони #татарские_хиты #татар_хитлары #мингазов_азгам #мингазов_азгам_гармунда_уйный #mingazov_azgam #музыка_для_души #матур_койлэр #красивая_татарская_музыка #татар_моны #татарча_койлэр #гармунда_башкара #играет_на_гармошке #music #playing_the_accordion #music_for_the_soul #melody #beautiful_melody #Tatar_music
Ссылки и html тэги не поддерживаются


Комментарии:

@zm4995
@zm4995 - 04.01.2023 19:23

👍👍👍🌺🌺🌺

Ответить